Кытайда мәчеттә чыккан этеш-төртештә 14 кеше һәлак булган
Кытайның Нинся-Хуэйский автоном районында мәчеттә этеш-төртештә ким дигәндә 14 кеше үлгән, 10 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Этеш-төртеш якшәмбе иртән мәчеткә килүчеләрнең ризыклар тарата башлавы вакытында килеп чыккан. Әлеге хәйриячелекне үлгән лидерларына багышлап үткәргән булалар.
Кытайның Нинся-Хуэйский автоном районында нигездә Кытайдагы азчылык булган хуэйцзу халкы яши. Нигездә алар мөселман. Кытайда 2 млн. мөселман яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа