Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кеше үлемендә гаепле сак хезмәткәренә хөкем карары чыгарылды

Зыян күрүченең туганнары гына аның белән ризалашырга теләми.

Бүген Татарстанның Югары суды юл һәлакәте нәтиҗәсендә кеше үлемендә гаепле дип табылган федераль сак хезмәтенең элеккеге хезмәткәренә чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Юл-транспорт һәлакәте 27 июльдә Казанда була. 41 яшьлек Андрей Сивов Great Wall автомобилендә югары тизлектә юлдан тротуарга чыгып оча һәм җәяүле 21 яшьлек егет белән кызны бәрә. Егет шундук һәлак була, кыз исә һаман да дәвалануда. Авариянең шаһитлары машина йөртүчедән хәмер исе килә иде дип бара.
15 гыйнвардә суд гаеплене 3,6 елга ирегеннән мәхрүм итә һәм колония-поселениягә билгели. Егетнең туганнары андый карар белән ризалашмыйча Югары судка жалоба бирә. Моннан тыш Сивов суд карары нигезендә егетнең гаиләсенә 740 мең сум компенсация дә түләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса