Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Динә Нигъмәтуллинаның юбилеена керү 1 мең 500 сум тора

Бу көннәрдә Динә Нигъмәтуллинаның эше тыгыз чак. Чөнки җырчы 35 яшьлек матур юбилеена әзерләнә.

Аны исә ул үзенчәлекле итеп гаиләсе, дуслары, яраткан тамашачысы белән бергә 26 май көнне "МАНО" ресторанында билгеләп узарга ниятли. Барысы бергә җыелуның тагын бер җитди сәбәбе бар - Динә "Шул да җитә" дип аталган альбомын да презентацияли. Булачак чара турында ачык, мөлаем, чибәр җырчының үзеннән тулырак сораштык.

- Әлеге альбомым алтынчысы. Әмма ул алда чыгарылганнарыннан бик нык аерыла. Элегрәк, дөресен әйтергә кирәк, сан артыннан куа идек. Шуңа да альбомнарга яздырылган җырларымның күбесен хәзер бер дә җырламыйм, онытылган да. Ә менә әлеге альбомга кергән җырларның барысын да мин төрле чараларда башкарам. Алар - минем визит карточкам. Биредә биш ел эчендә башкарылган иң танылган унҗиде җырым тупланган. Тик әлеге альбомга минем ремикслар, дискотека форматындагы җырларым кертелмәде. Алла боерса аның икенче өлешен көз көне Казанның бер дискотека залында шулай ук зурлап тәкъдим итү чарасын оештырырбыз дип уйлыйм.

- Әлеге альбомың сату өчен генә чыгарылдымы, Динә?
- Сатуга да чыгачак. Аннан соң алдагыларыннан тагын бер аермасы бар - монысын мин бары тик үз акчама гына чыгардым. Кая гына барсак та тамашачылар альбомымны сорый. Шуңа күрә ул яңа танышларга, дусларга, туганнарга бүләк итеп тә биреләчәк.

- Динә, туган көнне дә, альбом презентациясен дә гадәти булмаган атмосферада үткәрү идеясе ничек туды?
- Дустым Альбина Апанаева белән "Татарская усадьба" ресторанында уртак концерт оештырган идек. Андагы энергетика безгә бик ошап калды. Концерт залларында тамашачы белән теләгән кадәр аралашу мөмкинлеге юк. Ә халык ашап-эчеп утыргач, үзен иркенрәк хис итә. Ресторан 250 кешегә исәпләнгән. Аларның 200е яраткан тамашачым булса, 50се - чакырылган кунакларым - туганнарым, иҗатташ дусларым, бик күптәннән тыгыз элемтәдә торучы журналистлар һәм җанатарларым.

- Динә, сер булмаса, әйтегез әле, ресторанга билетлар ничә сумнан сатылды?
- Билет 500 сум тора. Шуңа өстәп ресторанның дипозиты - 1000 сум. Тамашачым үкенмәс дип ышанам. Өч сәгатьлек иҗади кичәдә аларны биюләр, җырлар, төрле бүләкләр һәм әлбәттә инде шәхсән үземнән сюрприз көтә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса