Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Чиләбе хатын-кызының кесарев кисеменә кадәр игезәкләр көткәнлеге ачыкланган

Чиләбе өлкәсендә кесарев кисеме операциясе ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала урынына су тулган шешкә (киста) тап булуы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге эш җирле тикшерү органнарын да аякка бастырган.

Хәл Чиләбенең Миасс шәһәрендә булган. Төбәкнең Карабаш җирлегендә яшәүче хатын-кыз хокук органнарына гариза язып тапшырган инде. Хәзер Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсе тикшерү алды эше белән шөгыльләнә икән.

Беренче тикшерү мәгълүматларына караганда, хатын-кыз игезәк балалар көткән. Авырлы вакытта даими рәвештә күзәтү астында булган, табиблар да аның карынында игезәк бала булуын әйтеп килгән. Хәзер әлеге хатын-кыз хәлнең чын дөреслеген белергә тели. Чөнки аңа операция гомуми наркоз астында ясалган. Шуңа да аның 9 ай буе карынында шеш кенә булуына шиге бар.

Әлеге хәл буенча тикшерү эшен җирле тикшерү идарәсе җитәкчелеге үз күзәтүе астына алган. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса