Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәхетле гаилә серен чиштеләр

2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

Гаилә... Тормышыбызның нигезе дә, кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе дә ул.

Гаиләдә без акны карадан, яхшыны яманнан аерырга, шәфкатьле, игелекле булырга өйрәнәбез. 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 

Әлмәт җирлегендә башкаларга үрнәк булырдай матур, ныклы тормыш корган гаиләләр бик күп. Араларында сәләтле, уңган-булдыклы яшь парларның байтак булуы аеруча куандыра. Нефтьчеләр башкаласының данын мәдәни, спорт, мәгариф чараларында даими яклаучы шәһәрдәшләр турында газетабызда еш язып торабыз. Әле менә шушы көннәрдә «Мин бәхетле гаиләм белән» муниципаль конкурсына да йомгак ясалды. Чара 47 нче балалар бакчасында узды. Анда шәһәр һәм авыл балалар бакчаларыннан 5 гаилә катнашты. 

Чарада катнашучыларны, оештыручыларны һәм җанатарларны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сиринә Җиһаншина сәламләде һәм  конкурсның төп максаты-татар халкының гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаиләләрне милли мәдәниятнең чыганакларына җәлеп итү, шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен ачыклау дип атады. Сиринә Максут кызы бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә уңышлар теләде.

Конкурсантлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә визит карточкасы, гаилә хобби-клубын, кунак өстәлен тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашкан гаилә командалары үз гаиләләре өчен горурлык тәрбияләүдә, мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсен формалаштыруда һәм уртак иҗади эшчәнлеккә омтылуда булган осталыкларын күрсәттеләр, тормыш итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучылар чыгышыннан соң, жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарган арада, тамашачыларга матур концерт номерлары тәкъдим ителде.

Жюри нәтиҗәләре буенча 1 дәрәҗә Дипломны Ногмановлар гаиләсе яулады (44 нче МБДОУ). Икенче дәрәҗәле урынга Гарифуллиннар (47 нче МБДОУ) һәм Нуриевлар (63 нче МБДОУ) лаек булды, ә өченче урынны Миңнебаевлар (33 нче МБДОУ) һәм Яхиннар (56 нчы МБДОУ) гаиләләре бүлештеләр. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз һәм уңышлар телибез. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса