83 мең татарстанлы штраф түләгән
Аларның барысы да юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар.
Агымдагы елның 1 февраленә караган мәгълүмат буенча штрафлар турында электрон хәбәр итүгә физик затларның 22774 транспорт чарасы, юридик затларның 60994 транспорты тоташтырылган. Беркетмәләрнең копиясен электрон адреска юллау мөмкинлеге автомобилә хуҗаларына штрафлары турында мәгълүматны тиз арада алу мөмкинлеге бирә. Ә вакытында түләнгән штраф (20 көн эчендә), белүегезчә, аның күләмен 50 % киметеп түләүгә китерә.
Электрон түләүләрдән теләге булган һәркем файдалана ала. Аның өчен www.gibdd.tatarstan.ru адресында урнашкан Татартсан ЮХИДИ идарәсенең рәсми сайтында тиешле гаризаны тутырырга һәм документларның күчермәсен беркетергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia