Без беренчеләр, арттан
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләрнең начар эшчәнлеге ягыннан Әлмәт беренчеләр рәтендә.
Бу хакта инде бөтен республика белә. Тик, эт өрә, бүре йөри тора. Еллар буена тамыр җәйгән башбаштаклыкны җиңәргә әллә берәүнең дә хәленнән килми, әллә теләми, әллә «кул-кулны, ике кул битне юа» дигән девиз белән эшлиләр. Ремонтларны нинди тәртиптә ясаганнарын да, эш тәртибен дә белерлек түгел. 2000 нче еллар башында куллануга тапшырылган Ленин урамындагы 106 нчы, 108 нче, 110 нчы йортларга нинди тәртиптә ясаладыр ремонт. Бер йортны ел саен карап торсалар, икенчесен майлап кына чыгалар.

Ленин урамындагы 110 нчы йортка ремонт ясыйбыз дип берничә ел рәттән халыкны җыеп азаплаганнар иде. Инде килеп, йортка ремонтны 2043 елда ясыйлар дип хәбәр иттеләр. Кем белән сөйләшкәннәр, кем хәл иткән – беркем белми. Әлбәттә, милек хуҗалары моның белән килешмәделәр. Йортка ремонт ясау вакытын элеккеге графигында калдыруны сорап торак йортлар инспекциясенә мөрәҗәгать иттеләр. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге йортның подвалы дроннар һөҗүме вакытында качу, ышыклану урыны.
Җәмәгать, берүк анда төшәргә язмасын! Андагы тәртипсезлек... Урта подъезд турысында чыпырдап су агып ята – кайдан акканны йортлар идарәсеннән килгән ике «белгеч»нең берсе дә белми. Су җыелып, подвалның ул бүлемтегендә үрдәк йөздерерлек күл булган. Үткәргеч торбалар кайда тимер чыбык белән, кайда бау белән бәйләп асып куелган. Мондый эшне «маңка белән майлаган» диләр. Ә бит әлеге йорт-милек хуҗалары ай саен 3 тиен генә түләмиләр. «Алсу» җитәкчеләре, әллә сез оятыгызны акчага саттыгызмы?

Әлбәттә, без подвалны йөреп чыккач, участок начальнигы Лилия Садикова да килде. Ул инде, олы башын кече итеп, безгә ияреп подвалда йөрмәде. Ә кирәк иде, югыйсә.
Әйткәнемчә, монда бит әле халык дрон һөҗүменнән сак-ланырга керергә тиеш. Анда шушы йорттагы халык кына керсә дә, дрон һөҗүменнән ким булмый. Көн аралаш диярлек һөҗүмнәр турында хәбәр итеп, шәһәрдә сиреналар яңгырап торганда, моңа җаваплы җи-тәкчеләрнең намуслары бер генә дә борчымыймы икән? Сирена кычкырткан вакытта бәлкем сезне үзегезне шунда төшерергә кирәктер. Бер бетон стенага «Туалет» дигән кәгазь ябыштырылган, стена ярыгына 3 шәм кыстырылган, бау белән бәйләп стенага бер кечкенә аптечка эленгән һәм бер читтә 19 литрлы буш су шешәсе. Шуның белән «Аллаһы әкбәр», җәмәгать.

Торак инспекциясе вәкиле бөтен җитешсезлекләрне теркәп, тиешле оешмаларга җиткергәндер дип ышанам. Әгәр дә инде ул җиткермәсә, без җиткерербез.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia