Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Биш әлмәтле газчыларны фатирга кертмәгән өчен штраф түләячәк

Татарстанлыларга хокук бозган өчен штраф күләме турында искә төшерделәр.

Белгечләргә газ җиһазларының техник торышын тикшерергә рөхсәт итмәүләре өчен Әлмәтнең биш кешесе административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстан дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәрбер хокук бозучыга РФ КоАП 9.23 маддәсенең 3 өлеше буенча хокук бозу турында карар төзелгән һәм         5 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.  Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, газ хезмәтләре белгечләрен фатирга кертмәгән өчен гади гражданнар өчен штраф суммасы 5-10 мең сум тәшкил итә, вазифаи затлар өчен – 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен ярты миллион сум. Әгәр бу хокук бозу авариягә китергән яки кабатланган икән-гади гражданнар өчен штраф 150 мең сумга кадәр арта. Штрафлардан тыш, фатир хуҗасына гына түгел, бөтен стояк буенча да газ бирүне туктату каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса