5 көн эчендә Әлмәттә 31 билетсыз кешене ачыклаганнар
Әлмәттә җәмәгать транспортында билетсыз йөрүгә каршы актив эш дәвам итә.
Рейдлар барышында 5 көнгә 31 билетсыз очрак ачыкланган. Билетсыз йөргән өчен 300 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук шәхесне таныклаучы документ булмаган очракта, пассажир вәкаләтле органнар тарафыннан шәхесне ачыклау өчен 3 сәгатькә кадәр тоткарланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа