Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Август ашыктыра

Җәйнең соңгы аена да кердек. Август төзү-төзекләндерү эшләрен төгәлли, нәтиҗәләр ясый торган ай

Күп кенә мөһим объектларны ачу Әлмәт җирлегендә гадәттә Нефтьчеләр көне уңаеннан оештырыла торган иде.

Быел да шулай булыр дип ышанып каласы килә. Бүгенге көндә шәһәрнең үзәк урамында, төгәлрәк әйткәндә, төп шәһәр бәйрәмнәре уза торган «Нефтьче» Мәдәният сарае каршысында җылылык челтәрләрен яңарту буенча масштаблы эшләр башкарыла. Хәзерге вакытта Ленин, Радищев, Белоглазов, Гагарин, Островский, Гафиятулин, Шевченко урамнарында эш дәвам итә. Карап, күзәтеп торышка эшләрнең әлегә иң кызган чагы гына. Ярый, эшләсеннәр генә. Кыш буе өзеклекләр килеп чыкмасын өчен озак булса да бер тапкыр һәм берәгәйле итеп ясасыннар. Йортларга капремонт дәвам итә, ә төзекләндерелгән ишегалларын бу атнада тантаналы шартларда ача башладылар инде. Мәктәпләрдә дә ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Шәһәр сусаклагычында исә эшләр көне-төне кайный. Биредә эшләүчеләр хәзер инде юлның икенче ягына чыкканнар. Монда подрядчылар җәяүлеләр юлын ясыйлар. Бу өлештә әле барбекю зонасы да булачак икән, аны быел ясарга планлаштырганнар. Теләге булган һәркем монда килеп шашлык кыздыра һәм вакытын күңелле итеп үткәрә алачак. Мондый ялларны әлмәтлеләр бик ярата инде анысы. Иң мөһиме – килүчеләр үзләре артыннан чүп-чар калдырып китмәсеннәр. Әлмәтлеләрнең иң зарланганы нигездә шул чүп һәм хуҗасыз этләр инде. Соңгысы буенча булган проблемалар чишелә башлады кебек. «Көнбатыш капка» микрорайонында кинология комплексы төзелеше башланып китүе бу уңайдан «бозны кузгатыр» кебек тоела. Комплекс ике зонаны – өйрәтү һәм уен зонасын үз эченә алачак. Эшләр хәзерге вакытта план буенча бара һәм август ахырына инде нәтиҗәне бәяләргә дә мөмкин булачак. Бу турыда шулай дип район башлыгы Тимур Нагуманов үзе хәбәр итте.

– Мондый комплексның барлыкка килүе безнең шәһәр өчен зур адым. Ул кинологик спортны үстерергә генә түгел, караучысыз калган хайваннар санын да киметергә мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады ул. Шулай гына була күрсен. Шәһәрдә һәм районда барган ремонт һәм төзелеш эшләрен бармак белән генә санап бетерерлек түгел.

Әйе, кайсы гына тармакны алма, барысында да ниндидер эш бара. Район үзәк хастаханәсендә, аерым алганда, терапия корпусына капиталь ремонт ясау әле дә дәвам итә. Эшләр икенче катта алып барыла, аның чирек өлеше ремонтланган инде. Тиздән җиһазларны монтажлауга керешәчәкләр. Подрядчы эшләрнең төп күләмен августта башкарырга вәгъдә итә. Халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең заманча биналарда узуы, һичшиксез, уңай күренеш. Тик шул хезмәтнең табиблар, шәфкать туташлары тарафыннан сыйфатлы һәм пациентларга карата җылы мөнәсәбәттә булуы да шарт бит әле. Бу уңайдан да үзгәрешләр булыр дип ышанып каласы килә. Этика турында сүз киткәч, бүгенге көндә яшьләрдә туган шәһәргә мәхәббәт, яшәгән йортларына, объектларга карата сакчыл караш тәрбияләү җитенкерәмәгәнен билгеләп узмый мөмкин түгел. 90 нчы еллар инде артта калды кебек, әмма алай ук түгел икән шул. Мисал өчен, «Панорама» каршындагы җир асты кичүен генә алыйк. Аның стеналары еллар дәвамында күпне күреп, күпне кичерде. Хәзерге вакытта эшчеләр шул стеналарны язу-сызулардан чистартып, бизәү эшләрен башкаралар. Аларга комачаулаучы, эшләренә аяк чалучылар икенче көнне үк барлыкка килде. Инде стеналарны буяп бетергәннән соң бер төркем яшьләр килеп, бизәкләр төшереп, язулар язып киткәннәр. Башкарылган хезмәтнең кадерен белергә, кеше хезмәтен бәяләргә гаиләдә өйрәтәләр. Димәк, әлеге балаларның әти-әниләре бу юнәлештә эшләп бетермәгәннәр. Әлбәттә, җир асты кичүендә тулысы белән ремонт эшләре тәмамлангач, бирегә видеокүзәтү урнаштырылачак. Шул рәвешле тәртип бозучыларның кем икәнлеге ачыкланыр.

– Төзекләндерүне тәмамлау вакыты – сентябрь, әмма кичү мөмкин кадәр иртәрәк эшли башласын өчен процессны тизләтергә тырышачакбыз, – дип ышандырды район башлыгы да. Рәхмәт. Көтәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса