Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сүздән эшкә күчәргә кирәк

Безгә язалар

Әссәләмәгаләйкүм, хәерле көннәр! 

Хөрмәтле хәзрәтләр, кадерле ватандашлар, сугыш дәвам итә, газиз солдатларыбыз безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. 
Бүгенге көндә иң кирәк әйбер – маскировка челтәрләре. Без Кичүчатта бу эш белән икенче ел шөгыльләнәбез. Быел 36 сетка бәйләп сугышка озаттык. Әлмәттә бу эш «Ассоль» кафесының подвалында оештырылган. Шәһәрдә тагын кайда бар икәне миңа билгесез.

Хөрмәтле хәзрәтләр, күп мәчетләрдә, бигрәк тә шәһәр мәчетләрендә мәдрәсә, ашау-эчү бүлмәләре, шулай ук актив абыстайлар, хатын-кызлар җәмгыятьләре бар. Барыбызны да газиз солдатларыбызга саклануның бер чарасы булган саклагыч челтәрләр чигү түгәрәкләре оештырырга чакырам. Шулай ук шәһәр, район ветераннар оешмасы, «Ак калфак» җәмгыяте һәм башка оешмалар да бу эшнең үзәгендә булыр дип өметләнәбез!

Консультацияләр өчен телефон: 8-917-268-59-04. Румия ханым, «Ассоль» кафесы.
Кичүчат авылының уңган хатын-кызлары, 
абыстайлары, мәчет әһелләре исеменнән 
Мисгать хәзрәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса