Өсләре бөтен, тамаклары тук булсын
Илебез иминлеге сагында торучы якташларыбызга гуманитар ярдәм туплап озату эше бүген дә дәвам итә.
«Ассоль» штабы һәм маскировка челтәрләре үрүче төркем волонтёрлары армый-талмый солдат егетләребез өчен кирәк-яракларны җитештереп, туплап җибәрә торалар.
Егетләребезнең өсләре бөтен, тамаклары тук булсын дип тырышалар алар. Волонтёрлар рәтен мобилиза-цияләнүчеләрнең әти-әниләре, хатыннары да тулыландырды. Газетабызда әлмәтлеләрнең егетләребезгә коры ашлар әзерләп озатулары турында язып чыккан идек инде. Әлеге эшне Әлмәт җирлегендә Константин Тимиров оештырып алып бара. Мул уңышлы көзге чорга кергән мәлдә үз бакчаларында яшелчә-җимеш үстерүчеләр аның төркеменә кушылып, якташларыбыз өчен рассольник, борщ, итле, гөмбәле, карабодайлы коры ашлар һәм витаминлы салатлар җитештерү эшенә кушылып, үз өлешләрен кертә алалар. Яшерен-батырын түгел, махсус хәрби операция зонасында булган солдатларга һәрчакта да кайнар ризык ашау мөмкинлеге тәтеми. Атышлар барганда яки окопта булган чагында кайнар ашка өмет итәргә генә кала. Ә менә вакуумдагы коры ашка кайнар су салып болгатырга гына кирәк - тәмле кайнар аш әзер. Шуңа күрә дә солдатлар бу сыйны көтеп алалар, яратып ашыйлар.
Коры ашлар әзерләүдә булышлык күрсәтеп, игелекле гамәл кылырга теләүчеләр «Ассоль» штабына яки турыдан-туры Константин Тимировның үзенә мөрәҗәгать итә алалар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа