Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер

Яраткан эшең булу - зур бәхет ул, дип саный «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручысы Ринат Сафин. Ул - «Татнефть» Төркеменең әйдәп баручы һөнәр ияләре булган яшь хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык бәйгеләрендә күп тапкырлар призер.

Ринат балачактан ук металл белән эшләргә хыяллана. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң «Электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы» белгечлеге буенча укырга керә.

Диплом алу бәхетенә ире-шүгә, белемен практикада куллана башлый һәм өлкән хезмәттәшләре җи-тәкчелегендә эретеп ябыштыру сәнгатенең бөтен серләренә төшенә. Җөйләрне төрлечә эретеп ябыштыру осталыгын көннән-көн камилләштерә бара.

- Мин башта ук тормышта дөрес юлны сайлаганыма инана идем. Көн саен эшли-эшли эретеп ябыштырылган җөемнең сыйфатлырак була баруын күрдем, - дип искә ала Ринат Сафин.

Менә биш елдан артык инде Ринат «Елховнефть» идарәсе коллективының бер өлеше булып тора. Аның хезмәт эшчән-леге нефтьүткәр-гечләрдә һәм нефтепромысел җиһазларында реконструкция, агымдагы һәм капиталь ремонт вакытында эретеп ябыштыру эшләре үткәрү белән бәйле.

- Эретеп ябыштыру эше - ул теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне берләштерүне таләп итүче катлаулы процесс. Эретеп ябыштыручы электр техникасын, металларны эретүнең гомуми технологиясен, аларның үзлекләрен, эретеп ябыштыруга бирешү-чәнлеген һәм эретеп ябыштыру җиһаз-ларының эш принципларын белергә тиеш. Шулай ук эретеп ябыштыру аппараты белән эшләгәндә техника куркынычсызлыгын саклау зарур, - дип аңлата Ринат.

Героебыз сөйләвенә караганда, эштә максималь нәтиҗәгә ирешү өчен даими рәвештә укырга, яңа технологияләрне өйрәнергә һәм үз күнекмәләреңне камилләштерергә кирәк. Шуңа күрә дә ул төрле конкурсларда актив катнаша. Анда үзеңнең һөнәри әзерлегеңне күрсәтү, колле-галарың белән тәҗрибә уртаклашу һәм эретеп ябыштыру өлкәсендә яңа технологияләр турында белү мөмкинлеге бар дигән фикердә ул.

кул эше тимердән

- Эретеп ябыштыручының һөнәри осталык дәрәҗәсе аның эретеп ябыштырылган җөйләре буенча билгеләнә. Теорияне өйрәнергә була анысы, әмма яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен күнекмәләр кирәк. Безнең эштә шулай ук тизлек мөһим роль уйный. Һөнәри осталык конкурслары катнашучыларны барлык критерийлар буенча бәяләү һәм һәркемнең көчле һәм көчсез якларын ачыклау мөмкинлеге бирә, - дип шәрехли Ринат. - Металл ул пластилин кебек, аннан теләгән бар нәрсәне дә ясарга була, бары тик тырышлык кына кирәк.

Узган ел Ринат Сафин «Татнефть»нең яшь хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. Ул шулай ук «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында да җиңүче. Ринат үз һөнәре белән горурлана һәм эретеп ябыштыручының эшен кызыклы һәм мавыктыргыч дип саный.

Ринат Сафин производствога эшкә килгән яшьләр өчен остаз да булып тора. Алар белән тәҗрибә уртак-лашырга һәм һәркайсына чын профессионал булырга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Ринат Сафинның энтузиазмы һәм тырышлыгы - үз эшендә югары квалификацияле белгеч булырга теләүчеләр өчен чын үрнәк. Ул үз эшен нык ярата һәм аны көн саен үзеңне күрсәтергә һәм тагын да яхшырак булырга мөмкинлек бирүче хезмәт дип саный.

 

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса