Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә прокурор тикшерүеннән соң транспорт предприятиесе хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 1 млн бурыч түләнде

Тикшерү өчен сәбәп булып, РФ Генераль Прокуратурасына АПОПАТ хезмәткәрләренең мөрәҗәгать итүе тора.

Әлмәттә прокурор тикшерүеннән соң транспорт предприятиесе хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 1 миллион бурыч түләнде. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Прокуратура хезмәткәрләре Россия Гепрокуроры Игорь Краснов кушуы буенча «Әлмәт пассажир автотранспорты җитештерү берләшмәсе» АҖдә тикшерү уздырды. 

Тикшерү барышында ачыкланганча, «АПОПАТ» АҖнең 400гә якын хезмәткәре өстәмә эш өчен түләү алмаган. Бурычның гомуми суммасы 946 мең сумга җиткән. Шулай ук эш бирүче  хезмәткәрләрнең хезмәт стажы турында дөрес булмаган мәгълүмат җибәргән булып чыкты.

Нәтиҗәдә, транспорт предприятиесе генераль директорынан гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итәләр. Моннан тыш, җитәкче хезмәт законнарын, шулай ук пенсия һәм социаль иминият фондына мәгълүмат бирү тәртибен һәм срокларын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Прокуратура катнашканнан соң, барлык хезмәткәрләр эштән тыш сәгатьләр өчен компенсация ала, ә аларның хезмәт стажы турындагы мәгълүматлар ышанычлы итеп төзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса