Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Ленин урамындагы 25 нче йорт активистлары ишегалды бәйрәме оештырдылар

Активистлар барлык күршеләрнең бер-берсен белүен тели.

-Балачактан әти – әниемнең һәр җәй шушы ишегалдына ниндидер концертларга, өмәләргә чыгуын хәтерлим, - дип искә ала йорт буенча өлкән Екатерина Скарликова. - Мин һәм инициативалы күршеләр төркеме бу гореф-гадәтләрне яңадан торгызырга телибез. Ә үз үрнәгең булмаса, моны тагын ничек эшләргә?

Йортларда яшь гаиләләр саны елдан-ел арта бара. Активистлар барлык күршеләрнең бер-берсен белүен тели. Өлкәннәр фикеренчә, бу уңайлы һәм куркынычсыз мохиткә төзекләгндерү кебек тагын бер адым.

 Актив яшәүчеләр идарәче компания һәм җирле территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчелеге белән бергә яз башында уртак фикергә киләләр. Инициаторлар чара планын төзеп, кирәкле җиһазлар исемлеген ачыклыйлар, үзешчән артистлар белән элемтәгә керәләр.

Бәйрәм алдыннан ике ай актив күршеләр кул кушырып утырмаганнар. Алар үз ишегалдын булачак вакыйгаларга әзерләгәннәр. Апрель аеның күп өлешен өмәләрдә үткәрәләр. Ашыкмыйча, территорияне җыештыралар. 

 Балаларны яклау көненә ишегалды активы тагын бер вакыйга оештырырга тели. Чара кич бөтен кеше дә өйдә булганда уздырылачак. Әлегә оештыручылар формат турында уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса