Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанлыларга елан чагуыннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр

Татарстанда еланнар активлашты.

Рептилия беренче булып һөҗүм итми, әмма аның өчен саксыз хәрәкәт - куркыныч билге. Әгәр дә ул куркыныч сизсә, һөҗүм итә һәм шунда ук агу чыгара.

Безнең республикада еланнарның 4 төре яши. Аларның иң куркынычлары-гади кара елан. Кагыйдә буларак, алар бөтенләй кара яки көрән төстә булырга мөмкин, аркаларында зигзаг рәсеме бар.

"Алар еш кына урманнарда һәм басуларда очрый. Шулай ук паркларда, йорт яны участокларында булырга мөмкин. Бигрәк тә температура күтәрелсә", - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Әгәр дә елан чакса, шунда ук медицина ярдәме сорап кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм зарарланган аяк-кулны хәрәкәтсез калдырырга кирәк.

Әгәр кулны елан чакса, барлык балдакларны һәм беләзекләрне салырга кирәк, елан тешләве аллергик реакциягә һәм  шешүгә китерә, дип сөйләде табиб – терапевт Назгөл Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса