Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт теплицаларында 300 меңгә якын чәчәк үстерелә

Ел саен шәһәребезнең чәчәк түтәлләре әлмәтлеләрне сөендерә.

Бүген "шәһәрнең авомобиль юллары идарәсе теплицаларындагы 300 меңгә якын чәчәк шәһәр урамнарына һәм юл чатларына утыртылачак.


Якын көннәрдә орлык утырту һәм чәчәк үсентеләре утырту буенча беренче эшләр башланачак.
Хәзерге вакытта шәһәрнең боҗралы юл чатларында туфрак әзерләнә.

Быел Әлмәт чәчәк түтәлләрендә агератума, цинерария, тагетса, цинния, петунияне очратырга мөмкин булачак. Соңгыларының 17 төре утыртылачак, алар арасында суперкаскадлы, чачаклы, ике төстәгеләре бар.

Тиздән мондый чәчәк композицияләре  шәһәр территориясендәге урамнарны һәм чәчәк түтәлләрен бизәячәк.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса