Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә яшәүчеләргә иң зур пенсия кемнәргә тиешлеге турында сөйләделәр

Пенсия исәпләү тәртибе, аның күләме кебек үк, һәр очракта аерым карала.

Аеруча авыр һәм җаваплы һөнәрләр вәкилләре, шулай ук Ерак Төньякта яшәүчеләр югары пенсия алырга хокуклы. Бу хакта Иҗтимагый палата әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Федераль дәүләт хезмәткәрләре, космонавтлар, хәрби һәм очу-сынау составы хезмәткәрләре өстәмә пенсия алуга хокуклы, әмма алар өчен дә билгеле бер шартлар бар, диде эксперт. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Мисал өчен, 2023 елда дәүләт граждан хезмәте стажы кимендә 18 ел һәм алты ай булырга тиеш», - дип ачыклык кертте Виноградов.

Пенсия исәпләү тәртибе, аның күләме кебек үк, һәр очракта аерым карала. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса