Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ризыклары тартып кайтарсын

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр вәгъдә ителгән солдат ялына кайта башладылар.

Очрашуның шундые иде бу, шатлык белән сагыш бергә кушылган, йөзләрне шатлык яше юган күрешү иде.

Ул шундый бер үзгә көн булды: әйтәсе килгән сүзләр күп, ләкин фикерне җыеп мәгънәле бер җөмлә төзеп булмый. Беләсезме бу нилектән?! Шатлыктан. Әйе, нәкъ шулай. Чупай мәктәбенә очрашуга авылыбыз егетләре - махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз килде. Алар ике атналык ялга кайттылар. Алар дулкынлана, ә без ... Безнең хисләрне аңлатырлык сүзләрне кешелек әле уйлап тапмаган, күрәсең.

Зарыгып көтелгән әлеге очрашуда мәктәп балалары укытучылары Айгөл апалары Солтанова һәм Роза апалары Дәүләтшина белән бергә патриотик җырлар башкардылар, Амелия Солтанова җитез-дәртле биюләре белән кунакларның күңелләрен күтәрде. Солдат егетләребезнең класс җитәкчеләре Әминә Мифтахова, Резидә Әхмәтшина кунакларыбыз турында бары тик мактау сүзләре генә сөйләделәр. Кул сызымы гына арада калган мәктәп тормышындагы күңелле хәлләрне искә төшерделәр. Мәктәп директоры Нәркәс Мөкатдәс кызы Талипова кунакларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Егетләр белән очрашуга Чупайның хәрбиләр
өчен маскировка челтәрләре үрүче «Масксеть» төркеме
дә килгән иде. Алар егетләрне сау-сәламәт күрү-ләренә шатланып-куанып  утырдылар. Һәркемнең күзләрендә  шатлык яшьләре ялтырый.

Тылың ныклы, ышанычлы булса, солдат өчен бу зур терәк. Солдатларыбызның тормыш иптәшләре - җил-кәләренә төшкән бу зур сынауны ирләре белән бергә күтәрүче Айсылу белән Айгөлгә дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларга сабырлык, түземлек, сәламәтлек теләделәр.

Очрашуда, билгеле,  солдат егетләребез дә чыгыш ясады. Алар укучыларның, авылдашларының сорауларына хәрбиләрчә, кыска һәм төгәл җавап бирделәр. Роза Дәүләтшина һәркемгә тынычлык символы булган Ак күгәрчен рәсеме таратты. Һәркем бары бер теләктә: тиз арада илдә тынычлык урнашсын, солдатлар туган илләренә, гаиләләренә исән-сау кайтсыннар!

 

Кешене ризыгы йөртә, диләр. Сугышчы батыр егетләребезгә бер телем ипи бирдек. Яртысын ашатып, калган яртысын бер солдатыбызның әнисе Әлфиягә, икенче солдатыбызның тормыш иптәше Айсылуга киптереп сакларга куштык: ризыклары тартып кайтарсын.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Зөлфия апалары пешергән коймак белән тәмләп, гәпләшә-гәпләшә чәйләр эчтек.

Бер Аллам, сакла-якла улларыбызны! Амин.

Резидә Әхмәтшина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса