Әлмәт районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны кисәтү өчен рейдлар уза
Рейдлар көн саен уза.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны кисәтү өчен көн саен профилактик рейдлар һәм хәлне мониторинглау үткәрелә.
18 апрелендә районның торак пунктларының берсен әйләнеп чыкканда патруль төркеме шәхси территориядә учак ягу фактын ачыклаган һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә хәбәр ителгән. Гражданга РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча протокол төзелде, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре дәүләт янгын күзәтчелеге.
Фото: Әлмәт янгын күзәтчелеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа