Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Янгын куркынычы арта

Язгы чорны янгын сүндерүчеләр аеруча зур уяулык белән каршы алалар.

Янгын күзәтчелеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында районда 39 янгын чыккан. Үткән елны бу чорда инде 59 очрак теркәлгән булган, быел кимрәк.

Халык гадәттәгечә ишегалларын, бакча-дачаларын, каралты-кураларын тәртипкә китерә башлый. Җыелган чүп-чарны чыгарып түксәләр ярый, ләкин күпчелеге «соңыннан түгәрбез әле» дип шунда өеп калдыра. Өелеп яткан коры үлән кояш астында кибә, шундук пыскып яна да башлый. Шул сәбәпле узган елны язгы-җәйге чорда 86 янгын чыккан булган. Быел яз иртә килү сәбәпле, март аенда коры үлән янып китү очраклары инде күзәтелгән. Урсалы тавында, Зәй-Чишмә авылында булган андый хәлләр.

17 апрельдән алып 10 майга кадәр Әлмәт җирлегендә учаклар ягу, чүп-чар, үләннәр яндыру катгый тыела. Бу турыда һәркем белеп торырга тиеш. Таләпләр үтәлмәгәндә саллы гына штрафлар түләргә туры киләчәк.

 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен:          

  - гражданнарга - 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр, 

  - урындагы затларга - 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр,                                                                                      

- шәхси эшмәкәрләргә - 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр,     

- юридик затларга - 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Бүгенге катлаулы тормышны законсыз гамәлләр кулланып тагын да катлауландырмыйк, та-ләпләрне төгәл үтик. Шулай булганда намусыбыз да чиста, күңелебез дә тыныч булыр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса