Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гаиләм ядкаре

Мин Түбән Мактама эшчеләр бистәсендә туганмын.

 

Кайчандыр монда минем карт бабам Сәгыйть белән карт әбием Нурдидә яшәгәннәр. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Минем Наил бабам да шушы гаиләдә туып, балачагы, үсмер еллары шушы Мактама авылында үткән.

Бүгенге көндә карт бабам һәм әбием яшәгән йортта бик күп кадерле истәлекләр саклана. Һәрбер гаиләдә бар ул кадерләп саклый торган ядкарьләр. Кемдер туган-тумачасының фотосурәтләрен өй түренә элеп куя. Берәүгә ата-бабасыннан калган балта-пычкы, икенчесенә - савыт-саба, өченчесенә ишек өстендәге шамаил кадерле.

Ә безнең гаиләдә бабам үскән тал бишек - үзе бер тарих, ядкарь. Бу бишекне карт бабам каян алган? Ник ул һаман шулай кадерле ядкарь булып саклана?

Беркөн күңелемдә йөрткән хисләремне бабам белән уртаклаштым. Наил бабам балачак хатирәләрен бик җентекләп сөйләде. Баксаң, бу бишекне бабамның абыйсы Извил абый тугач, 1945 елларда карт бабам Сәгыйть үзе ясаган булган. Ул әле дә өй түрендә саклана. Бу бишектә минем Наил бабам, әтиемнең апасы, минем өчтуган энем һәм сеңлемнәр йоклаган. Карт әбиемә кунакка баргач, мине тирбәткәннәр. Карт әбием Нурдидәнең бабамны, Зилә әбиемнең - апамны, әниемнең мине тирбәткәне күз алдыма килә...

Ә бишек тирбәтүе шундый рәхәт! Аның үзенең бер тылсымы, могҗизасы бар. Бишек эчендә кечкенә бала йоклый, күңелгә әллә кайдан бишек җырлары килә, өйдә аерым бер рәхәтлек хөкем сөрә.

Ядкарь - ул ерак әби-ба-байлардан калып, гаилә-безнең, нәселебезнең якты хатирәсе булган әйбер. Бү-генге көндә дә әбием безгә «Нәселе барның - исеме бар» дип әйтеп килә. Минемчә, һәр кешенең нәсел байлыгы, шәҗәрәсе булырга тиеш, чөнки ул буыннарны бәйли, якынайта. Менә шундый ул безнең гаилә ядкаре - Кәримовларның бәби бишеге. Гаилә хәзинәләребез буыннан-буынга күчеп, әби-бабайларыбызның якты истәлеге булып калуын телим. Мин дә үз чиратымда әти-әниемнең теләкләрен акларга, гаиләдәге гореф-гадәтләребезне сакларга һәм әлеге истәлекләрне үз балаларыма тапшырырга тырышырмын.

 

 

                            Камилә Кәримова, Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса