Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә прокуратура катнашканнан соң 24 нче мәктәп янындагы юлны ремонтладылар

Уку йорты янындагы юл дәүләт стандарты таләпләренә туры килмәгән.

Татарстан прокуратурасына Шевченко урамындагы 24 нче мәктәп янындагы юлның канәгатьләнерлек булмаган торышына шикаять белән  мөрәҗәгать итәләр. Республика прокуратурасы Әлмәттә яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Бу хакта ТР Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку йорты янындагы юл полотносы дәүләт стандарты таләпләренә туры килми, күп санлы чокырлар  транспорт чараларының хәрәкәтен кыенлаштыра һәм юл һәлакәте барлыкка килү куркынычын тудыра.

«Автомобиль юллары баш идарәсе» МУП җитәкчесе адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдимнәр җибәрелде», — диелә хәбәрдә.

Прокуратура катнашканнан соң хокук бозулар тулысынча бетерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса