Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эшкә җаваплы караш - хөрмәт нигезе

Нефтьчеләр нәселенең бер вәкиле, «Татнефть» компаниясенең атказанган ветераны Рәис Гомәр улы Надыршин март аенда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәис Надыршин 1953 елда Әлмәттә туа. 1976 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Производствода тәүге чирканчыкны Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендәге тау-металлургия комбинатында ала, анда аппаратчы, смена мастеры, цех начальнигы урынбасары булып эшләп зур тәҗрибә туп-лый.

1980 елда Әлмәткә кайткач, хезмәт эшчәнлеген «Татнефть»тә технолог, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә нефть әзерләү цехы начальнигы урынбасары һәм цех начальнигы вазифаларында дәвам итә. 1992 елда Рәис Надыршинга Татарстан-ның девон нефтен эшкәртү буенча беренче нефть эшкәртү заводын төзүне һәм эксплуатацияләү-не оештыру буенча үтә дә җаваплы эш йөклиләр. Инде 1995 елда ук завод аның җитәкчелегендә проект куәтенә чыга һәм «Татнефть»нең транспорт предприятиеләре һәм республиканың көньяк-көнчыгыш тө-бәге ихтыяҗлары өчен сыйфатлы һәм экологик яктан чиста мотор ягулыгы эшләп чыгара башлый.

Әзерлекле кадрлар булмавын исәпкә алып, Рәис Гомәр улы Компания эшчәнлегенең яңа юнәлеше өчен персонал сайлап алу һәм укыту буенча җитди эш алып бара. Үзе эш-ләгән дәвердә шактый күп белгечләр әзер-ли һәм үстерә, алга таба алар «Татнефть» компаниясенең нефть эшкәртү тармагында һөнәри үсеш өчен зур-зур перспективаларга ия булалар. Бүген берничә компетентлы белгеч «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә һәм «Татнефтегазпереработка» идарәсендә шундый ук производстволарда уңышлы хезмәт куялар.

Рәис Гомәровичның җаваплылык, тырышлык, үҗәтлек кебек шәхси асыл сыйфатлары күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. Нефть әзерләү һәм эшкәртү процессындагы бәяләп бетергесез тәҗрибәсе һәм белемнәре корпоратив дәрәҗәдә югары бәяләнә - ул республика һәм федераль әһәмияттәге бүләкләргә лаек була.

Рәис Надыршин ягулык-энергетика комплексы системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне һәм югары профессионализмы өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан» һәм «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» юбилей медальләре бе-лән бүләкләнә.

Производство эшчән-леге белән беррәттән Рәис Гомәр улы актив рәвештә җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә һәм 11 ел Әлмәт муниципаль районы депутаты була. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ике елдан артык «Елховнефть» идарәсенең ветераннар советын җитәкли.

Әле хәзер дә Рәис Гомәр улы Надыршин «Татнефть»нең һәм шәһәрнең ветераннар советлары үткәргән төрледән-төрле чараларда актив катнаша. Хәләл җефете белән  бергә алар Компаниядә нефтьчеләр нәселенең һөнәрен дәвам итүче балаларының һәм яраткан оныкларының уңышларына сөенеп бәхетле гомер кичерәләр.

Юбилейлы гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез Сезне,

 Рәис Гомәрович!

Алга таба да тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга һәм казанышларга бай

булсын. Сезгә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, якын кешеләрегезнең кайгырту-игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвегезне, якты хыялларыгызның тормышка ашуын, олуг яшьтә дә актив яшәү рәвешен дәвам итеп, хәерле гомер кичерүегезне телибез.

Әлмәт территориаль  ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса