Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тирәбездә яхшы кешеләр

Аның намуслылыгы, кешелеклелеге, сабырлыгы, барлык кылган эше - бары изгелек. Ул үз гаиләсенең дә таянычы, кадерлесе.

Үз эшенә бирелеп, аны чын күңелдән яратып һәм бөтен тырышлыгын куеп башкаручы, өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карап, аларга киңәшләре, үз хезмәте белән ярдәм итеп, сәламәтлекләрен кайгыртып яшәүче, авылның хөрмәтле кешесенә әйләнгән Гүзәлия Гозәировага сокланып, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

1992 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаган япь-яшь чибәр кыз Әлмәт шәһәренең балалар хастаханәсенә эшкә килә.  Беренче көннән үк белемен, барлык көчен биреп, намус белән эшен башкаруга керешә. Һәр баланы яратып (үзенең әнисе аңа 11 яшьтә үлеп китә, әтисе һәм Ришат абыйсы тәрбиясендә яши), кечкенәләргә бөтен йөрәген биреп, аларны дәваларга тырыша. Тырышлык, дөрес эшләү иптәшләре алдында дәрәҗәсен күтәрә, аны хөрмәт итәләр, яраталар.

1994 елда Гүзәлия Мәмәт авылының акыллы, уңган егете Айдар Гозәировка кияүгә чыга һәм алар бик матур гаилә корып җибәрәләр.

2000 елда авылга кайталар, Гүзәлия балалар бакчасына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Монда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Тумышы белән Елховой авылыннан булган бу булдыклы, ягымлы, кешелекле ханым бүгенге көндә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә авылның җи-де кешесенә хезмәт күрсәтә. Яңгыр дими, салкын-буран дими, билгеләнгән вакытта шат күңел белән килеп керә, хәл-әхвәл белешеп, эшкә тотына. (Ашарга пешерергә булыша, кирәк булса, кибеткә барып ризык алып кайта, өй җыештыра һ.б.) Аның намуслылыгы, кешелеклелеге, сабырлыгы, барлык кылган эше - бары изгелек. Ул үз гаиләсенең дә таянычы, кадерлесе. Өч хезмәт сөючән, тырыш егетнең сөйкемле әнисе. Уртанчы улы Илнурның март башында туган кызы Ясминәнең дәү әнисе.

Сәламәтлек, шатлык-лы озын гомер язсын сиңа, Гүзәлия! Син ярдәм иткән кешеләр яхшы киңәш тә, физик хезмәт тә, психологик ярдәм дә алалар. Җаваплы эшеңдә хөрмәткә, рәхмәткә ла-ек кеше син.

 Барлык өлкәннәр исеменнән Ләлә Вәлиева,
Мәмәт мәктәбенең
ветеран укытучысы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса