Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рәхмәт хаты

Әлмәт үзәгендә - Гагарин урамы, 20 нче йортта «Ветеран» инвалид-ветераннарны сәламәтләндерү үзәге урнашкан.

Ул үзәккә Татарстанның төрле җирләреннән һәм чит өлкәләрдән дә, әйтик, Башкортстаннан, Самарадан да үзләренең сәламәтлекләрен ныгытырга дип пенсионерлар килә. Үзәктәге хезмәткәрләр барысы да үз эшләрен тырышып, җиренә җиткереп,  әхлаклылык, миһербанлылык күрсәтеп башкаралар. Сәламәтлекләрен ныгытырга килгән кешеләрне рәнҗетмәскә тырышып, аларның кимчелекле якларына игътибар итмичә хезмәт куялар. Бу үзәктә эшләү бик авыр һәм үзенчәлекле. Ветераннар ул инде 70-80 яшьтәгеләр, күбесенә башка кеше ярдәменнән тормыш алып баруы бик читен. Монда эшләүчеләргә исәнлек-саулык, түземлек, миһербанлылык бирсен иде Аллаһы Тәгалә. Алар табиблар билгеләгән барлык процедураларны бик төгәл итеп башкаралар.

Билгеле, үзәктә кайбер уңайсызлыклар да юк түгел. Әйтик, бүлмәләрнең кысан булуы, бик яраклашып бетмәве. Аш-су буенча да күбрәк төрләндерү һәм яшелчә-җимешләр күбрәк булса бик тә ярап куяр иде.  Ләкин без аңлыйбыз: бу кимчелекләр директордан да, хезмәткәрләрдән дә тормый.

Хезмәткәрләрнең барысының да үз эшләренә бирелгәнлекләрен билгеләп үткәндә, «Ветеран» үзәгенең җитәкчесе Кадрия Әсләхетдин кызы Гыйматдинова турында аерым күрсәтеп үтү кирәктер. Ул «кабинетный начальник» түгел, бөтен җиргә дә өлгерә. Әле төшке ашны бүлүдәме, әле дәвалау бүлмәләрендә, яисә бераз җыелышып торган төркем янына килеп, исәнләшеп, моң-зарларны тыңлап, үзенең тәкъдимнәрен белгертә. Ә аңа карап хезмәткәрләр дә, җитәкченең утырып тормаганын күреп, аңардан үрнәк алып, тагын да бирелебрәк эшләргә тырышалар.

Ветераннар үзәгендә эшләүче барлык хез-мәткәрләргә аларның катлаулы, үзенчәлекле, мактаулы эшләрендә түземлек, сабырлык, миһербанлылык теләп калабыз.

«Ветеран» үзәгендә дәваланган
бер төркем ветеран-пенсионерлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса