Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт волонтерлары ЛНР бала йортыннан рәхмәт хаты алдылар

Волонтерлар штабы шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесында урнашкан.

Луганск Республика балалар йорты администрациясе башкарган эшләре һәм хәйрия ярдәме өчен Әлмәтнең «Ассоль» штабына рәхмәт белдерде.

"Луганск республика бала йорты"  администрациясе сезгә балаларыбызга карата игелекле һәм ихлас мөнәсәбәтегез, шулай ук аларз өчен уенчыклар һәм әйберләр рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерә. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтле! Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт", - диелә хатта.

Исегезгә төшерәбез, волонтерлар штабы шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесында урнашкан. Активистлар маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәр ясыйлар, әйберләр, медикаментлар җыю эшен координациялиләр һәм билгеләнгән урынга илтеп җиткерүне оештыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса