Тормыш - яшәеш

Әлмәт районының мактаулы гражданины Камил Нигъмәтуллин вафат булды

Аңа 94 яшь иде.

Камил Нигъмәтуллин-ТАССР һәм РСФСРның атказанган төзүчесе, тыл хезмәтчәне. Ветеран-төзүче бөтен гомерен һөнәренә багышлый. Төзелештә 45 ел эшләп, 70 яшендә Камил Шәйхелислам улы пенсиягә чыга.

"Бу минем шәһәрем", – диде Камил Нигъмәтуллин Әлмәт турында, күп кенә йортлар аның кулы белән төзелгән.