Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә коткаручылар балага ярдәм иткән

Урынга коткаручылар белән бергә медиклар да килгән.

Әлмәттә Радищев урамындагы йорттагы фатирларның берсендә коткаручылар ярдәме 12 яшьлек кызга кирәк була, аның бармагы пластик элгечкә  кысылып кала. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башта бармакны ике сәгать дәвамында үзләре чыгарырга омтылалар. Ләкин бармак шешә, шуңа күрә белгечләрнең ярдәме кирәклеген аңлап,  коткаручыларны чакыралар.

Коткаручылар, махсус корал кулланып, баланың бармагын чыгаралар. Шуннан соң кызны медикларга тапшыралар.

 

 

 

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса