Әлмәтлеләрне озын яллар һәм кыска эш атнасы көтә
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә бу айда россиялеләрне көткән кыска эш атнасы һәм озын яллар хакында искәрттеләр.
Үзгәрешләр 12 июнь, Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11-13 июнь) кадәр дәвам итәчәк. Ә алдагы эш атнасы дүрт көнлек булачак.
«Быел 12 июнь якшәмбегә туры килә, шунлыктан ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11-13 июнь) кадәр дәвам итәчәк», - дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа