Әлмәттә ел башыннан бирле 600-нче сабый тууы теркәлде
Балага Иван дип исем кушканнар.
29 апрель көнне Әлмәттә 2022 ел башыннан 600-нче сабый тууы теркәлде.
Сабый 20 апрельдә Иван һәм Ирина Медведевлар гаиләсендә туа. Балага Иван дип исем кушканнар. Бу аларның гаиләсендә өченче бала.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа