Әлмәтлегә бабасының ордены таныклыгын тапшырдылар
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлегә бабасының ордены таныклыгын тапшырдылар

Михаил Филимонов 78 ел элек фронтта һәлак булган.

Аның сугышка кадәр тормышы турында мәгълүмат аз. Михаил Филимонов 1903 елда Зәй районы Бүре-Сарай авылында туа. 1942 елда армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтында взвод командиры була. 1944 елның 3 июлендә һәлак була.   3 ел элек аның бер оныгы Николай Филимонов бабасы турында интернетта мәгълүмат таба. Анда аның бүләкләнүе турында язылган була.

Михаил Филимонов 1944 елның 3 июлендә сугышчан батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә. Бу хакта туганнары белмәгән. Быел 22 февральдә дәрәҗәдә бүләкнең таныклыгын мәрхүмнең оныгына ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.