Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа ел маҗаралары

Яңа ел якынлашканда барыбыз да озын ялларны ничек һәм кайда уздырырга икән дип уйлый башлыйбыз. Ә кемнәрдер бу бәйрәмнәрдән файдаланып, бераз өстәмә акча эшләп калырга тырыша.

Минем дә шундый бер танышым бар - ул ел да Кыш бабай булып эшли. Бервакыт безгә кунакка килгәч, ул үзе белән өч ел элек булган бер бик кызыклы маҗараны сөйләп, безнең күңелне күтәреп алды.

Яңа ел җитәргә бер ай кала дустыбызга бер ир-ат шалтырата һәм 31 декабрь көнне кечкенә кызы өчен «Кыш ба-бай»га заказ ясый. Бу кеше башта дустымның ничә ел Кыш бабай булып эшләвен сорый - тәҗрибәсе күпме икәнен белергә теләгәндер инде, программаның нинди булачагы белән дә кызыксына. Кыш бабайның нинди аяк киеменнән булуын сорагач, дустым бөтенләй аптырашта кала. «Былтыр Кыш бабайга заказ ясаган идем, бабабыз бик ашыккан булган, күрәмсең, кедадан килгән иде. Берүк кеда яки ботинка кия күрмәгез, яме, алдан әйтеп куям, алайса бөтен романтика югалачак, кызым инде болай да Кыш бабайның чынлыкта да булуына бик шикләнеп карый башлады. Озаграк ышанса, әйбәт булыр иде», - дип аңлата заказчы. Дустым бар таләпләр белән дә килешеп, 31 е көнне билгеләнгән адрес буенча сәгать көндезге дүрткә килеп җитәргә ризалаша.

Шулай, төп-төгәл бер ай узгач, дустым Кыш бабай киеменнән үзенең Кар кызы белән шәһәрнең бер башыннан икенче башына сөйләшенгән адреска юл ала. Маршруткага утыру белән ул үзләре кебек үк зур сумкалар һәм целлофан пакетлар күтәргән ике кыз һәм ике егетне күрә. Дустымның моңа исе китми, тик маршруткадагы дүрт пассажирның да үзләре белән бергә төшүен күргәч, күңеленә бераз шик төшә төшүен. Шуннан болар барысы да бергәләп, аякны аякка терәп дигәндәй, бер юнәлештә атлый башлыйлар.

Инде барысы да бер подъезд ишеген тартып ачалар, лифттан бергәләп алтынчы катка күтәреләләр. Шунда моңарчы дәшмәгән дустым түзми, теге егет-кызлардан «Сез кайсы фатирга соң?» дип сорарга була. Нәтиҗәдә болар барысы да бер үк вакытка шул бер фатирга чакырылган Кыш бабайлар һәм Кар кызлары булып чыга. Заказчы бик таркау кеше булган, күрәмсең, бер ай элек Кыш бабай чакырганын оныткан да, тагын чакырган. Заказларын кире кагарга оныткан да, тагын чакырган. Менә шул рәвешле ишек төбендә кызчыкны котларга өч Кыш бабай һәм өч Кар кызы җыелган. Нишләргә? Жирәбә салу турында сүз дә юк. Күпме юл узылган, шуның өстенә транспорт чыгымнары һәм башкалар... Талашып, гауга куптарып торырга вакыт юк, һәркемнең үз гонорарын аласы килә. Нишләргә? Шулай бераз сөйләшеп, киңәшләшеп алганнан соң, барысы да керергә булалар. Тиз генә киенеп-ясанып та алалар.

Ун минут вакыт аралыгы белән беренче партия кереп китә теге кызны котларга. «Без төньяк полюстан килгән Кыш бабай белән Кар кызы», ди тегеләр. Икенче партия «Без көньяк полюстан килгән Кыш бабай белән Кар кызы», дип котлый кызчыкны. Дустым исә үзенең Кар кызы белән соңгы булып кереп китә. «Без экватордан килдек!» - диләр алар, аптырагач. Теге заказчы ир-атның гаҗәпләнүеннән күзләре акаеп чыга хәтта! Ә бәләкәй кызчыкка шулкадәрле ошаган бу котлаулар, ул куанычыннан кулларын чәбәкләп, әтисенең битеннән чуп-чуп үбеп: «Әти, бу иң яхшы Яңа ел булды», - дигән һәм әле озак Кыш бабай белән Кар кызын җибәрергә теләмәгән.

Вакыт бара - ишек төбендә тагын ике Кыш бабай һәм ике Кар кызы көтеп тора! Нишләсен, теге таркау заказчыга барысына да гонорар түләргә туры килә. Әле соңыннан барысы да бергәләшеп фотога да төшкәннәр икән! Менә шундый кызыклардан тора безнең тормыш. Ә кызчык инде үскәндер, Кыш бабайга да ышанмый башлагандыр. Шулай да теге Яңа елны фотога карап булса да хәзер дә искә аладыр әле.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса