Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа елны каршылаганда нәрсә кияргә?

Ел хуҗасының ачуын чыгармагыз.

Яңа елны каршылау өчен күк, бөтен төсмердәге зәңгәр, ак, кара, соры, аксыл көрән, кызгылт-сары яисә сары сары төстәге киемнәр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, я булмаса тиресеннән эшләнгән киемнәр, аксессуарлардан каршыларга ярамый.

Яңа елны берүк башмактан, пижама яисә халат кием каршыламагыз! Табигый тукымалардан тегелгән матур киемнәр Юлбарыс күңеленә хуш килер. Ә инде 100 процент бәхетле булыйм дисәгез, бер яңа кием алыгыз. Хәтта оекбаш яки эчке кием алу да ярый. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү  әйберләре яхшырак булачак. Ә менә ялтырап торган бизәнгечләрне курыкмыйча тага аласыз. Юлбарыс аларны бик ярата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса