Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт архивы шәхси документларны саклауга кабул итә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан шәһәребез һәм районның үсеш тарихы буенча документлар фондын тулыландыру буенча актив эш алып барыла.

Район тарихына җитәкчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, районның һәм шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Әфган һәм Чечнядагы локаль конфликтларда катнашучыларның хезмәте, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлек, атказанган хезмәткәрләре, муниципаль органнар һәм учреждениеләр ветераннарының документлары зур кызыксыну уята.  Алар архив фонды составында лаеклы урын алырга тиеш.

Күп очракта бу документлар өйдә, дачада, эш кабинетында саклана, чөнки аларны карарга, даталарга, язарга, системага салырга вакыт җитми. Һәм бервакыт бу байлыкның зур өлеше юкка чыгу ихтималы бик зур. Шәхси архивларның документлары вакыт узу белән шәхси генә түгел, дәүләт ядкаренә дә әверелсен өчен, билгесезлектән саклап калу мөһим.

Архив белгечләре тарихи белешмә төзергә ярдәм итәчәкләр, шулай ук документларны китерүне оештыралар.  Муниципаль архивта шәхси документлар игътибар белән һәм профессиональ рәвештә тасвирланачак,  сакланачак һәм киләчәктә бәясез мәгълүмат чыганагы булачак.

Адрес: Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 88

Телефон: 33-72-10, 33-72-14, e-mail: Elena.Gabdrashitova@tatar.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса