Ноябрьдә ничек ял итәчәкбез?
Тормыш - яшәеш

Ноябрьдә ничек ял итәчәкбез?

4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбегә туры килә.

Ноябрь бәйрәмнәрендә дүрт көн буе, 4-7 ноябрьдә, ял итәчәкбез.

РФ Хөкүмәтенең тиешле карары инде басылып чыкты. Документ нигезендә, 2 нче гыйнвар шимбәсендәге ял, җомгага, 5 нче ноябрьгә күчерелә.

Ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.