Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов журналистларның җәмәгать транспортындагы проблемалы ситуация турындагы сорауларына җавап бирде.
Ул якын арада һәм кыска вакыт эчендә, ә нәкъ менә агымдагы атна дәвамында һәм, бәлки, киләсе атнада СУ-2 - Түбән Мактама арасындагы юл эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандырды.
Шулай ук Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, тиздән Әлмәттә транспорт белән интеллектуаль идарә итүнең яңа системасы гамәлгә кертеләчәк. Ул октябрьдә эшли башлаячак.