Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пенсия фонды хәбәр итә

Бер тапкыр бирелүче акчаны вафат булган пенсионерның туганнары алырга мөмкин.

Россия Пенсия фондының ТР буенча Әлмәт районы бүлегендәге клиентлык службасы (бүлек хокукында) РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булып торучы барлык пенсия алучыларга 10 000 сум акчалата түләү бирелүе турында хәбәр итә. Ә инде пенсионер 31 августка кадәр үлсә, аңа бер тапкыр бирелә торган акча үлем белән бәйле рәвештә түләнә алмый.

Пенсионер 31 августтан соң вафат булып, сен-тябрьдә 10 мең сум акчаны алып өлгермәсә, ул әлеге пенсионерның алырга өлгермәгән пенсиясе белән бергә түләнәчәк. Бу очракта пенсионер белән яшәгән туганнары акчаны алу хокукына ия була. Моның өчен аларга үлемнән соң 6 ай эчендә яшәү урыны буенча РФ Пенсия фондының клиентлык службасына үлем турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бергә яшәүче затлар булмаганда яки алар күрсәтелгән сроктан соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләү гомуми нигезләрдә бирелә. Әгәр аны сорап Пенсия фондына берьюлы берничә кеше мөрәҗәгать итсә, түләүләр алар арасында тигез бүленәчәк.

Әгәр гражданинга пенсия 31 августтан соңрак билгеләнгән булса, аңа хокук күрсәтелгән датага туса, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү соңрак башкарылырга мөмкин. Әйтик, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алу хокукы июль аенда (туендыручының үлгән датасына) барлыкка килгән, пенсияне билгеләү өчен гариза август азагында бирелгән, пенсия үзе сентябрь аенда билгеләнгән ди. Бу очракта түләү беренче пенсия белән бер үк вакытта башкарылачак.

ПФР сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләреннән www.pfr.gov.ru сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә файдаланыгыз.

Клиентлык службасының кайнар линия телефоны 074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса