Әлмәттә су бирүне туктатачаклар
Берничә микрорайонда салкын су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар.
Әлмәттә су бирүне туктатачаклар
Берничә микрорайонда салкын су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар. Бу Әминов урамындагы яңа суүткәргечне күчерү белән бәйле, дип хәбәр итә "Водоканал".
2 декабрьдә 8:00 сәгатьтән сусыз кала:
– 4В микрорайоны; – 3Б микрорайоны; – Көнбатыш капкалар; – Яшьлек; – Алсу; – Д зонасы; – Агропоселок; - Красноармейка.
Су бирүне шулай ук Кәләйдә туктачаклар. Ул 24, 25, «Адымнар», «Инженерлык лицее», 1 нче гимназия һәм 2 нче лицейда булмаячак. 36, 3, 51, 6, 7, 1, 2, 35, 22, 4, 59 номеров балалар бакчасында да су булмаячак. Сургут урамындагы сәнәгать предприятиеләрендә су бирү туктатыла.
Салкын су бирүне эшләр тәмамлангач яңартачаклар. Ләкин аның күпме дәвам итәчәге билгесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia