Иртәгә Әлмәтнең берничә йортында су булмаячак
Маяковский урамында суүткәргечне алыштыралар.
Иртәгә Әлмәтнең берничә йортында су булмаячак
Водоканал хәбәр иткәнчә, 11 августта 9:00 сәгатьтән Маяковский урамы районындагы авария хәлендәге суүткәргеч участогын алыштырачаклар.
Әлеге йортларда су булмаячак:
- Маяковский урамы, 3, 4, 6, 32, 38, 45, 47, 47а, 49, 51, 62, 63, 65, 67, 76, 84;
– Чернышевский урамы, 10;
- Вәлиев урамы, 3;
- Клара Цеткин урамы, 7, 11, 14, 16, 18, 29а, 31;
- Чехов урамы, 23а, 25, 27, 29;
- Ленин урамы, 3, 4, 5, 11;
– Тимирязев урамы, 7, 9;
– Киров урамы, 7;
– Чернышевский урамы, 4а буенча 38 нче балалар бакчасы; – Киров урамы, 8 буенча 23 нче мәктәп;
– Маяковский урамы, 40 буенча 7 нче мәктәп;
– Лермонтов урамы, 14 буенча 10 нчы лицей;
– Маяковский урамы, 7 буенча Пенсия фонды;
— "Бушидо" фитнес-үзәге; – "Сәламәтлек" медүзәге; – Маяковский урамы, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан Тателеком;
– Клара Цеткин урамы, 22;
- Клара Цеткин урамы буенча ДТК, 23;
- Маяковский урамы буенча Совет урамыннан Шевченко урамына кадәр, Крупская урамы буенча, Маяковский урамыннан Грибоедов урамына кадәр шәхси йортлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia