Әлмәтлеләр ишегалларында үскән үләннән зарлана
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы аксавын дәвам итә.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы «аксавын» әле дә дәвам итә
Әлмәтлеләр күп катлы йортларның ишегалларында үскән чүп үләннән зарлана торгач, боз урыныннан кузгалыр кебек иде дә, кызганыч, мәзәк остасы Шәрәпҗан әйтмешли, «булмады». Яңгыр ява тора – җәй башыннан чабылмаган үлән күкрәп үсә тора. Хәзер инде үзәк урамнарны да алабута, әрем, тигәнәк, кычыткан басты. Халык шуны да әйтә – «нишләп ул үлән чабуны графикка куялар икән, оят бит бу». «Бөтен шәһәргә бер триммермыни?» дип шалтыратучылар да байтак. Һәрбер идарәче компаниянең бер триммер гына түгел, өч триммер алырлык мөмкинлеге бар, югыйсә. Читтән кемнедер сорап, яллатып чаптыру чыннан да килешми. Халык әйтсә, шулай дөресен әйтә инде ул. Агымдагы елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә булган түләүләр дә шактый гына артты бит әле. Яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү документларын халык әле алмады, июль ае өчен квитанцияләрне әлмәтлеләр августта гына алачак. «Ник артты соң?» дигән сорауга җавап та бар. Сәбәбе тарифлар үсешенең төп факторларына – энергетика ресурсларына бәяләр арту (газ – 2025 елның 1 июленнән 21,3 процентка, электр энергиясе – 11,6 процентка) белән бәйле. Татарстан өчен 2025 елның 1 июленнән уртача индекс 17,5 процент дәрәҗәсендә расланган иде. 2025 елның 1 июленнән рөхсәт ителгән сан 4,8 процент тәшкил итте. Җәй көне коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуны әллә ни сизмәячәкбез әлегә, чөнки җылылык өчен бу чорда түләмибез бит, ә кышкы сезонга кергәндә иң күп түләү шушының өчен булачак. Шуңа күрә дә хәзер монда идарәче компанияләр тарафыннан күрсәтелгән хезмәтнең сыйфат күрсәткече кабыргасы белән алга куела. Популяр «Халык контроле» дәүләт системасына әлмәтлеләрдән июнь аенда гына да 60 тан артык мөрәҗәгать кергән. Бу үз чиратында нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрнең республикада иң актив булуын кабаттан раслады.
Гозерләрдән күренгәнчә, халык иң беренче чиратта юллар торышыннан зарлана.
– Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан тарихи Чехов урамындагы 35 нче йорт каршысын гына килеп карау җитә. Чокыр-чакыр, коточкыч, – дип язган Павел А. Гагарин урамындагы 20 нче йорт каршында асфальт бөтенләй юкка чыккан, инде ничә ел монда вак таш өеме генә утырып калган. Берәүләр төзи, икенчеләр җимерә, дигәндәй, бер хезмәтне башкарганда икенчесенә зыян салу «Әлмәт җылылык челтәре» өчен гадәти күренеш. Менә Ленин урамындагы 11 нче йорт каршында җылылык торбаларын рәтләгәннән соң асфальт катламын кабаттан җәймәгәннәр. Гагарин урамындагы 16 нчы йорт каршысын туфрагы белән өскә актарып ташлаганнар. «Октябрьгә кадәр җәячәкбез, рәтләячәкбез» дип ышандыра коммуналь предприятие. Сүз дә юк, бүген ишегалларын төзекләндерәләр, ләкин никтер Риза Фәхретдин урамындагы 58 Б адресы буенча гына барып җитә алмыйлар. Биредәге комлыкта ком да юк, булганын да үлән баскан, кырындагы агач такталары җимерек, ләкин балалар биредә уйныйлар.
Гомумән, хөрмәтле җитәкчеләр, шәһәр буйлап рейдка чыгыгыз әле, зинһар. Ремонт барган урыннардан кала шәһәрнең әллә күпме урамы бар бит. РТС, СУ-2 микрорайоннарын, шәһәр читләрен да карап кайтырга вакыт җиткәндер. Биредә яшәүчеләр дә төзек, матур ишегалларына, тигез асфальт юлларга лаектыр.
Әлмәт идарәче компанияләренә норматив-хокукый актны бозган өчен штраф күп салынды быел. Әле менә күптән түгел Сөләйманова урамындагы 1 нче йортта яшәүче бер ханым «Первый поселок» идарәче компаниясенә карата шикаять юллаган иде. «Подвалны даими су баса, бөтен йортта канализация исе килә», – дип язган әлмәтле. Торак инспекциясе әлеге хат буенча тикшерү уздырды. Аның барышында чыннан да подвалда су торбалары белән проблема барлыгына дәлилләр ачыкланды: идәндә су агу эзләре күренеп тора, торбалар тишек, грунт шулкадәр дымлы ки, йөргәндә аяк бата, бөҗәкләрнең, чүп-чарның исәбе-хисабы юк. Шул рәвешле «Первый поселок» җәмгыятенә 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Ярар, түли инде ул аны, тик бит җитешсезлекләр шуның белән генә бетми. Торак инспекциясе бу хәлне үз контролендә тотачагына вәгъдә бирде бирүен.
Күп кешенең чүп түгү белән эшләүче предприятиеләргә дә сораулары байтак. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлмәтлеләрне хезмәт күрсәтү сыйфаты темасына кагылышлы сораштыруда катнашырга чакыра. «Сезнең фикерегез вәзгыятьне яхшырту һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү өчен мөһим», – ди алар. Бар җыелганнарыгызны әйтер өчен бик яхшы мөмкинлек, файдаланып калыгыз, әлмәтлеләр.
Фото: халык контроле
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia