Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Узган елда Әлмәт канализация коллекторларыннан 100 тоннадан артык чүп-чар чыгарылган

Канализация коллекторыннан сөлге, юоганнар дә килеп чыга икән.

Узган ел «Әлмәт-Водоканал» АҖ авария хезмәте хезмәткәрләре Әлмәтнең канализация коллекторларыннан 100 тоннадан артык чүп-чар чыгарганнар. Беренче чиратта, бу шәхси гигиена чаралары, чүпрәкләр, балалар уенчыклары, мамык таяклар һәм пластик шешәләр. Иң көтелмәгән табылдыклар исемлегендә-сөлге, юрган, 3х6 метр зурлыктагы реклама баннеры һәм хәтта  дуңгыз баласы гәүдәсе.

Хайваннар бәдрәфләре өчен силикагель һәм башка тутыргычлар суда таркалмый һәм аларны канализациягә ташлау катгый тыела.

Канализация - чүп чиләге түгел. Подвал биналарын су басу идарәче компаниянең эшләмәве түгел, еш кына халык  гомумйорт милкен дөрес кулланмаганнан килеп чыга дип искәртәләр. Һәрберебез коммуналь системаларның чисталыгы һәм төзеклеге өчен җаваплы.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса