Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Августта тупланма пенсия 1,9 мең сумга кадәр артачак

Августта индексациядән соң тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,8-1,9 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россиянең социаль фонды 2026 елның 1 августыннан россиялеләрнең пенсия тупланмаларын 17,3% ка арттырачак. Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме аена 1 600 сум тәшкил итә.

Ляшок аңлатканча, түләүнең төгәл күләме эш бирүчеләрнең взносларына бәйле. Бу акчалар 2002 елдан 2013 елга кадәрге чорда рәсми иминият акчалары хисабына формалашкан. 2014 елдан тупланма пенсиягә яңа түләүләр туңдырылган. Сумманы ирекле взнослар яки ана капиталы акчалары аша мөстәкыйль рәвештә арттырырга мөмкин иде.

Ир – атлар тупланмаларга 60 яшьтән, хатын-кызлар-55 яшьтән керә ала. Әгәр счеттагы гомуми сумма 439 776 сумнан кимрәк яисә тигез булса (2026 ел лимиты), аны бер мәртәбә түләячәкләр. Лимитны узган очракта гомерлек айлык түләү билгеләнәчәк, дип билгеләде эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса