Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

️Әлмәтлеләргә массакүләм чаралар уздыру чорында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

Чикләүләр көн дәвамында гамәлдә булачак һәм барлык чаралар тәмамланганнан соң ук бетереләчәк.

‼️Әлмәтлеләргә массакүләм чаралар уздыру чорында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт халкына һәм кунакларына куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр. Әлеге чаралар террорчылык янауларын минимальләштерү өчен кирәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә гражданнарга шәхси пилотсыз очу аппаратларын җибәрү катгый тыела. Тыюны бозу штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка китерә.

Бәйрәм вакытында контроль-үткәрү пунктлары оештырылачак. 

Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә электр самокатларын куллануны вакытлыча чикләячәкләр. Массакүләм чаралар урыннарында парковка һәм аренданы тәмамлау мөмкинлеген тулысынча сүндерәчәкләр. Моннан тыш, бу зоналарда аренда гына түгел, шәхси электросамокатлар, шулай ук велосипедлар хәрәкәте дә тыелачак.

Чикләүләр көн дәвамында гамәлдә булачак һәм барлык чаралар тәмамланганнан соң ук бетереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса