Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда махсус хәрби операциякатнашучыларына 750дән артык бушлай юридик консультация бирелде

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 750дән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм алды. Хезмәт республиканың Дәүләт юридик бюросы белән «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәттәшлегендә оештырыла.

Консультацияләр һәр пәнҗешәмбе «Ватанны саклаучылар» фонды базасында уздырыла, анда юристлар гражданнарның социаль-хокукый сорауларына җавап бирә. Хезмәттәшлек 2023 елның 9 июненнән башланып, бу вакыт эчендә ярдәм күрсәтү исәбе сизелерлек үскән. Беренче эш елында (2023) 62 кеше мөрәҗәгать итсә, 2024 елда алар саны 261гә җиткән. 2025 елда гына юристлар 450дән артык гражданга консультация биргән. Шулай итеп, барлыгы 750дән артык мөрәҗәгатькә җавап кайтарылган.

Хезмәттәшлек турындагы килешү Татарстан Юстиция министрлыгы Дәүләт юридик бюросы белән «Ватанны саклаучылар» фонды арасында төзелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса