Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Дәүләт торак фонды оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүне даими дәвам итә

Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен яңа фатирлар бирелә. 2025 елда гына Дәүләт торак фонды алар өчен 3 меңнән артык фатир төзеп бирде.

Дәүләт торак фонды Татарстан оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен яңа торак белән тәэмин итү буенча эшен актив дәвам итә. 2023 елдан бирле Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендәге стратегик предприятиеләргә ярдәм күрсәтелә.

2025 елда Яр Чаллыда «КАМАЗ» хезмәткәрләре өчен 665 фатирлы 4 йорт тапшырылды. Якын арада шунда ук тагын 179 фатирны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Барысы бу автогигант кадрлары өчен 1023 фатир булырга тиеш.

«Бу – бик зур ярдәм. Төзүчеләргә, Дәүләт торак фондына һәм “КАМАЗ”га рәхмәт. Безнең автогигант бөтен ил өчен стратегик әһәмияткә ия», – дип бәяләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йортларның берсен тапшыру тантанасында.

Шулай ук, Яшел Үзәндә 160тан артык, ә Менделеевскта «Аммоний-2» хезмәткәрләре өчен 60 фатирлы йорт төзелә.

2025 елда Дәүләт торак фондының төзелеш күләме 162 мең кв. метрны тәшкил итте, бу 3 269 гаиләгә уңайлы яңа торак бирмәгә мөмкинлек бирде. Барлык фатирлар да тулысынча әзер хәлдә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса