Татарстанда ике федераль юлда хәрәкәтне вакытлыча чикләделәр
Казан-Оренбург һәм Казан-Ульяновск трассаларында хәрәкәт чикләнелә.
Автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү ике федераль юлда – Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр) һәм Казан – Ульяновскта кертелде. Бу уңайсыз һава шартларына бәйле һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында башкарылды. Кичә тиешле чикләүләрне Самара өлкәсе территориясе буенча уза торган «Урал» М5 автоюлы участогында керттеләр (1034-1194 км).
ТР Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан читкә чыкмаска өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia