Социаль челтәрләргә Яңа Аракчинода булган көчле янгын турында видеолары керттеләр.
Казанның Яңа Аракчино микрорайонында зур янгын чыккан. Вакыйга урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.
«Татар-информ» г Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Водников урамында ике катлы шәхси йорт янган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.