Җир участокларын файдаланмаган милекчеләргә җәза: яңа кагыйдәләр 2026 елдан
2026 елның 1 мартыннан җир участокларын файдаланмау өчен милекчеләргә матди җәза күрәләчәк. Яңа закон буенча, җирне үзләштерергә вакыт бирелә, ә шартларны үтәмәүчеләр участокны югалтырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның 1 мартыннан федераль закон буенча җир участокларын үзләштерү вакыты чыгарыла. Милекчеләргә ИЖС, бакчачылык яки яшелчәчелек өчен алынган җирне билгеләнгән срокларда файдаланырга туры килә.
Закон нигезендә, милекчеләргә өч ел эчендә җирне үзләштерү (рельефны тигезләү, киптерү, чистарту һ.б.) кирәк. Шулай ук документта участокны файдаланмау билгеләре бирелгән:
· ИЖС өчен: 7 ел эчендә йорт салынмаган яки теркәлмәгән очракта.
· Төзелеш өчен: 5 ел эчендә бина булмаганда.
· Бакча участогы өчен: теркәлгәннән соң бер ел узгач, мәйданның яртысыннан артыгы чүп үләннәр белән капланганда.
· Барлык төр участоклар өчен: мәйданның 50% тан артыгы чүп яки калдыклар белән пычраганда.
· Төзелешләр җимерелгән хәлдә торгызылмаганда.
Хокукны бозуны Росреестр һәм җирле үзидарә органнары ачыклый. Җәза итеп, участок сатып алу өчен түләнгән акча, чыгымнарны исәпкә алып, дәүләткә кайтарылачак.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов ассызыклый: «Дәүләтнең участокны кире алу бурычы юк. Максат – гражданнарны җирне кулланырга яки кирәк булмаса, сатырга этәрү. Җир ташланып калмасын, файдаланылсын өчен».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia