«Казан ит комбинаты»яңадан штрафка эләкте: ярымфабрикатларда сальмонелла табылды
Казан ит комбинатының продукциясендә сальмонелла микроорганизмнары табылгач,предприятиегә 700 мең сум зурлыгында административ штраф салынды. Бу очрак предприятие өчен беренче түгел.
Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсе "Казан ит комбинаты"нда план буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә, предприятие җитештергән ит ярымфабрикатлары үрнәкләрендә сальмонелла инфекциясен тудыручы бактерияләр ачыкланды.
Сәламәтлеккә куркыныч янаган продукция утильләштерелде. Хокукны бозу факты өчен предприятие җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылып, 700 мең сум күләмендә штраф түләргә хөкем ителде.
Искәрмә итеп әйтергә кирәк, бу "Казан ит комбинаты" өчен сыйфатсыз продукция өчен беренче җәза түгел. Элегрәк үткәрелгән тикшерүләр нигезендә дә предприятие җитәкчелеге 300 мең сум штраф түләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia